24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк. Быел аның өчен дөньяның 75 илендә 36 мең мәйданчык әзерләнгән, ә акция үзе яңа партнерлар һәм форматлар алды, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.
«Тарихи хәтер» партия проекты координаторы, «Бердәм Россия» Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе һәм Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин хәбәр иткәнчә, быел мәйданчыклар саны узган еллардагы күрсәткечләрдән артып киткән. Аның сүзләренчә, төп өлеше мәктәпләрдә, техникум һәм югары уку йортларында ачылачак – бу яшьләрне җәлеп итү өчен мөһим.
Быел диктант маршал Георгий Жуковның тууына 130 ел тулуга багышлана. Шул сәбәпле акциянең эмблемасы да яңартылды – анда Кызыл мәйданга керү юлында урнаштырылган маршал сыны ясалды. Тестка аның биографиясе, шулай ук башка хәрби башлыклар, язучылар, артистлар һәм сугыш ветераннары турында сораулар кертеләчәк.