Болгар шәһәренең 1 нче урта мәктәбе язгы каникулга соңрак чыгачак

2012 елның 2 апреле, дүшәмбе
Болгар шәһәренең 1нче урта мәктәбе коллективы язгы каникулларны соңрак вакытка күчерү турында карар кабул итте. Бу карар авыл мәктәпләрендәге кебек һава торышына карап түгел, ә булачак капиталь ремонтка бәйле, дип хәбәр итә “Яңа тормыш” газетасы.
Җәй көне мәктәпкә капиталь ремонт ясап өлгерергә кирәк. Мәктәп директоры Надежда Илдарханова билгеләп үткәнчә, каникулларны кичектереп тору мәсьәләсе җентекләп уйлап эшләнгән гамәл, бу турыда ата-аналар җыелышында фикер алышу була, ата-аналар комитеты тиешле карарны кабул итә. Билгеле, бу яңалыкны барлык ата-аналар да якламаган, кайберәүләр һәр чиректән соң балаларга ял кирәклеген әйткәннәр. Алар да хаклы, ләкин барыбер күпчелек кеше ремонтны мөмкин кадәр иртәрәк башлап җибәрү яклы булган.
Ә 1974 елда төзелгән мәктәп бинасы ремонтка бик мохтаҗ. Шуңа күрә быел бу мәктәп укучыларының язгы каникуллары соңгы кыңгырау тантанасыннан соң, 12 майда башланып, шул ук айның 25енә кадәр дәвам итәчәк. Аннары барысы да гадәти график буенча барачак. Дөрес, ике тугызынчы һәм унберенче чыгарылыш класс укучыларының имтихан алды консультацияләрен 2нче мәктәп базасында үткәрергә туры киләчәк.
Май урталарында башланачак ремонт эшләре белән “Спасагрострой” ҖЧҖ шөгыльләнәчәк. Бу максатлар өчен 12,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Антоновка урта мәктәбенә дә капиталь ремонт ясалачак. Директоры Елена Китайцева сүзләренә караганда, мәктәптә быел өч юбилей билгеләп үтеләчәк. Мәктәпнең оештырылуына – 140 ел, урта мәктәп статусы бирелүенә – 70 ел һәм унынчы классның беренче чыгарылышына 60 ел тула. Шулай итеп, тарихи һәм архитектура ягыннан уникаль булган элеккеге алпавыт утары йортына ремонт бик кирәк.
Бу мәктәптә язгы каникулларны күчереп тормаганнар, 15 майдан мәктәптә белем алучы йөзгә якын укучы башлангыч класслар укыган бинага күчәчәк.
- Дөрес, расписаниене үзгәртергә туры киләчәк, – ди Елена Владимировна. – Физкультура, хезмәт дәресләре уку елы ахырында урамда үткәрелә, шуңа күрә укыту процессына зыян килми. Иң мөһиме – ремонт кичектерелмәскә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International