Тукай районының Бәтке һәм Яңа поселогы мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре башланды

2012 елның 2 апреле, дүшәмбе
Татарстан мәктәпләрен капиталь ремонтлау буенча өч елга исәпләнгән республика программасының быелгы планына Тукай муниципаль районының Бәтке һәм Яңа поселогы мәктәпләре кертелгән иде. Язгы каникул чорында аларда төзекләндерү эшләре башланды, дип хәбәр итә “Якты Юл” газетасы.
Бәтке мәктәбе ике бинага урнашкан. Ел ярым элек биредә җылылык белән тәэмин итүнең эчке системасына тулысынча реконструкция ясалган. Ничә еллардан бирле инде кышын бина эченең салкын булуыннан интеккән балалар һәм укытучылар коллективы ике кышны инде җылыда чыкты. Быел мәктәпнең капиталь ремонт планына керүе хезмәткәрләр һәм укучылар өчен тагын бер сөенеч булды. Язгы каникул вакытында мәктәпнең подвалында салкын су һәм канализация торбалары алыштырыла, электр челтәре яңартыла һәм тәрәзәләр алыштырыла. Ә җәйгә мәктәпнең түбәсен ябу, берничә кабинетка су үткәрү, санузелларны ремонтлау кебек эшләр көтелә. Бу максатларга республика бюджетыннан 13 миллион 668 мең сум акча бүленергә тиеш. Төзекләндерү эшләренең генераль подрядчысы – Ришат Хәбибуллин җитәкчелегендәге “Автостройинком” җәмгыяте.
Яңа поселогы мәктәбендә язгы каникулда тәрәзәләрне алыштырып бетерү планлаштырыла. Җәен суүткәргеч торбалар алыштырылыр, санузеллар яңартылыр дип көтелә. План буенча, әлеге эшләргә республика бюджетыннан 10 миллион сумнан артык акча тотылырга тиеш.
Биредә бүген төзекләндерү эшләре белән “Диалог” подрядчы оешмасы шөгыльләнә. Мәктәптә барысы 183 тәрәзә алыштырылырга тиеш, язгы каникулга аларның 57сен яңарту ниятләнә. Эшләр балалар каникулга киткәннең беренче көнендә үк башланган.
Ике мәктәптә дә эш барышын мәктәп коллективы, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар комиссияләре контрольдә тота.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International