«РИА-Новости» агентлыгы ил укытучыларының мәгълүмати технологияләрне ни дәрәҗәдә куллануын ачыклады

2012 елның 3 апреле, сишәмбе
Рейтинг нәтиҗәләре буенча Татарстан педагоглары әйдәп баручы дип табылды. Тамбов, Ярослау, Әстерхан өлкәләре, Чуашстан да алдынгылар рәтендә.
Интернет-язышуда 83 төбәктән барлыгы 82 мең мөгаллим катнашкан булган. Бу – илдәге барлык укытучыларның 7,85 проценты дигән сүз. Татарстаннан барлыгы 64 процент укытучы (барлыгы 32 мең педагог исәпләнә) җавап биргән. Сораштыруда математика һәм информатика фәннә¬реннән белем бирүчеләр актив катнашкан булса, башлангыч һәм физкультура укытучылары сүлпәнлек белдергән. Сораштырылучыларның 75 проценты мәктәптә компьютерны еш, 20 проценты сирәк куллана. Интернетка керү мәсьәләсендә, 62 процент педагог өчен ул һәрвакыт ачык, ә 30 проценты периодик рәвештә куллана. Пенсия яшендәге укытучылар яшьләргә караганда, мәгълүмати технологияләрне авыр үзләштерә. Сораштыруда катнашучыларның нибары 10,9 проценты гына пенсия яшендә, гомумән алганда, өлкән яшьтәгеләр илдәге барлык мөгаллимнәрнең уртача 18 процентын тәшкил итә. Мәгълүмати технологияләрне киң куллану укытучы яшәгән төбәккә бәйле түгел. Акциядә авыл укытучыларының 48 проценты катнашкан. Шулай ук ирләрнең күбрәк мөкиббән китүе ачыкланган. Без дә укытучыларның заманча технологияләрне ничек үзләштерүе хакында белешергә булдык.
Альфред Хәбибуллин, Саба районының Олы Шыңар мәктәбе директоры: Бу өлкәдә проблема юк. 25 укытучы да заманча җиһазлардан тиешле дәрәҗәдә куллана белә. Ноутбуклар өләшкән вакытта алар компьютер белеменә өйрәтелде. Тугыз сыйныфта – проектор, дүртесендә интерактив такта куелган. “WI-FI” системасы яхшы эшли. Өлкәннәр арасында да, нәрсәгә кирәк ул, дип әйтүчеләр юк. Узган ел “Электрон мәгариф” системасын да уңышлы кулланган өчен ТР Элемтә министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләндек.
Рифат Бәдертдинов, Апас районының Морзалар мәктәбе директоры: Интернет аша барлык мәгълүматлар белән танышып торабыз. Электрон журналлар, көндәлекләр белән әти-әниләр дә кызыксына. Икенче елга аларның кәгазь вариантларыннан баш тартырга җыенабыз. Хәзер укытучылар кредит, коммуналь хезмәтләрне дә Интернет аша гына түли. ТР Мәгарифне үстерү институты ерактан торып (дистанцион) укытулар оештыра. Мәктәптән чыкмыйча гына көнгә 2-3 сәгать шөгыльләнәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International