Быел вузларда техник һәм инженерлык белгечлекләре әзерләп чыгаруга бюджет урыннары күбрәк бирелә

2012 елның 6 апреле, җомга
РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 28 мартында дөнья күргән карары буенча быел абитуриентлар өчен бюджет урыннары 490 775 дип билгеләнгән. Моның эченә бакалаврлар өчен каралган - 360 473, магистрлар өчен - 62 053, белгечләр өчен 68 249 урын кертелгән. 2012 елда бюджет урыннары саны үзгәрмәгән, шушы саннар эчендә техник һәм инженерлык белгечлекләрен әзерләп чыгаруга һәм бакалавриатка урыннар күбрәк бирелгән.
Дәүләт аккредитациясен узган вузлар арасында бюджет урыннарын ачык конкурс барышында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләчәк. Нәтиҗәләр 2012 елның май аенда билгеле булачак.
Элекке елларда вузлар бюджет урыннарын елдагыча алып килгән булса, хәзер бу принцип үзгәргән. Ягъни югары уку йортлары теге яки бу белгечлек буенча бюджет урыннары кирәк икәнлеген нигезләп бирергә тиеш. Өстәвенә бюджет урыннарын бүлгән вакытта фәнни эшчәнлек күрсәткечләре, материаль-техник база һәм тулай тораклар белән тәэмин ителеш, БДИ нәтиҗәләре буенча уртача балл, кабул итү имтиханнарсыз укырга керүчеләр, шулай ук төбәкнең кадрларга ихтыяҗы да исәпкә алыначак. Соңгысы вуз тарафыннан тормышка ашырыла торган программаларның уникаль булуы, аларны эшләүгә эш бирүчеләрне җәлеп итү белән дә бәйле.
Вузларда югары уку йортларында түләп уку мәсьәләләренә килгәндә, хәзер бюджеттан тыш урын бәясе федераль бюджет хисабына финанслана торган урын бәясе кебек булырга тиеш. Югары уку йортларында бюджет урыннары - бәясе 60 меңнән 112 мең сумга кадәр. Әмма түләүле бүлекләрдә укучылар күпкә азрак түли дип хәбәр ителә.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирүне үстерү департаменты директоры Геннадий Шепелев боларның барысы да белем бирү сыйфатын яхшырту өчен эшләнә дип ышандыра. “РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 28 мартында дөнья күргән карарының вакыты чикле. Ул бер елга исәпләнгән. Бәйге һәм кабул итү нәтиҗәләре буенча ни килеп чыгар – карарбыз”, - диде ул, 2013 елда чыгачак карарда аларның исәпкә алыначагын белдереп. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International