Быел “Казан ярминкәсе” күргәзмә-ярминкәләр үзәгендә “Мәгариф. Карьера” махсус күргәзмәсе 11-13 апрель көннәрендә уникенче тапкыр уза. Аны “Казан ярминкәсе” ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә оештыра. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге күргәзмә 12 ел дәвамында һөнәр сайлау, профориентация өчен уңай шартлар тудыра. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге уку йортлары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек тудыра. Күргәзмәдә вузлар, белем бирү үзәкләре, урта махсус белем бирү уку йортлары, мәшгульлек үзәкләре, предприятиеләр, кадрлык агентлыклары, нәшриятлар һ.б. катнаша. Күргәзмәдә чит илдә белем алу мәсьәләсе аерым блок итеп бирелә. Израиль һәм Ирландия Республикасы вәкилләре үз илләрендә югары белем алу шартлары белән таныштырачак. Мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче гражданнар өчен EF Education First Австриядә, Англиядә, Германиядә, Ирландиядә, Испаниядә, Италиядә, Канадада, Кытайда, Коста-Рикада, Мальтада, Яңа Зеландиядә, Сингапурда, АКШта, Франциядә, Эквадорда, ЮАРда тел өйрәнү курслары тәкъдим итәчәк.
Күргәзмәдә традицион рәвештә Шәһәр мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган Вакансияләр ярминкәсе эшләячәк. Ул он-лайн режимда Казан һәм республикада гына түгел, Россиянең теләсә кайсы шәһәрендәге вакансияләрне күрергә мөмкинлек бирәчәк.
11 һәм 12 апрель көннәрендә “Сәүдә, сервис, кунакчыллык”, «Машина төзелеше», «Нефть табу, нефтехимия һәм нефть эшкәртү», «Төзелеш, архитектура һәм ТКХ», «Авиатөзелеш», «Транспорт һәм юл хуҗалыгы» өлкәләре буенча проектлар тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ТР Студентлар лигасы арасында килешү төзеләчәк, “Кадрлар әзерләү” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы, “Израильдә белем алу” дигән семинар, “Медицина фәне теориясендә һәм практикасында психологик-педагогик проблемалар” дип аталган конференция һ.б. чаралар узачак. Татарстанның “Киләчәк” мәгариф стратегиясен тормышка ашыру юнәлешендә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләр өчен квалификация күтәрү һәм хезмәткәрләрне яңадан әзерләүнең яңа системасын булдыру буенча семинар-практикум узачак.
Күргәзмә вакытында Бердәм дәүләт имтиханы, Бердәм республика имтиханыннан – тестлар, БДИ бланкларын тутыру буенча практикум узарга мөмкин булачак, дип ышандыра оештыручылар.