Казанда укучыларның информатика буенча бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабы уза

2012 елның 10 апреле, сишәмбе
Татарстан исеменнән 15 укучы чыгыш ясаячак Казанда «ИТ-парк» технопаркында 10-16 апрель көннәрендә укучыларның информатика буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы уза. РФнең 83 төбәгеннән 266 укучы үзләренең информатика буенча белемен күрсәтәчәк.
Анда Татарстан исеменнән 15 укучы чыгыш ясаячак. 12 апрельдә – олимпиаданың беренче туры, 14 апрельдә икенче туры узачак. Нәтиҗәләр 15 апрельдә чыгарыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы олимпиадада катнашучылар өчен кызыклы мәдәни программа әзерләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International