Казан IT-паркында виртуаль факел кабынды

2012 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе
Югары технологияләр өлкәсендәге әлеге технопарк 16 апрельгә кадәр өлкән сыйныф укучылары арасында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының 24 нче йомгаклау этабын кабул итә. Бүген биредә аның тантаналы ачылышы үтте. Россиянең 63 төбәгеннән килгән 240 егет һәм кызны Татарстан җирендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер, IT-парк директоры Динар Насыйров һәм “ICL-КПО ВС” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Евгений Степанов сәламләде.
Андрей Поминов искәртеп узганча, заманча мәгълүмат технологияләре иң перспективалы, иң яшь һәм көчле үсештә булган өлкә. Министр урынбасары Казанның Россиянең IT-технологияләр көчле үсештә булган үзәкләренең берсе булуын искәртеп, Татарстан югары уку йортларының һәм компанияләренең киләчәктә сәләтле егет һәм кызларны үзендә көтеп калуын җиткерде. Ә хәзергә ул информатика олимпиадасының финалына узган егет-кызларга уңышлар теләде.
“IT-технологияләрне актив кулланылышка кертүче Татарстанга яшь, белемле, инновацияле белгечләр кирәк”, - дип мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер коллегасының сүзен дәвам итте. Министр урынбасары булачак Билл Гейтсларга Татарстанда мәгълүмат технологияләре өлкәсендә өзлексез белем бирү чылбыры төзелүен, киләсе уку елыннан республикада IT-колледж эшли башлаячагын, университетта мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче белгечләр әзерләүче махсус факультет ачылачагын, иннополис, ягъни IT-авыл ишекләрен ачарга җыенуын хәбәр итте. Алар яшь талантларга белем алу һәм эшләү өчен яхшы шартлар тудырачак, дип ул егет-кызларны безнең уку йортларына чакырды.
IT-парк директоры Динар Насыйров ассызыклап узганча, бүген дөнья илләренең икътисадында иң зур үсешне мәгълүмат технологияләре бирә. Яхшы программист булу һәм IT-компаниядә эшләүдән тыш, яшьләр үзләрен шәхси проектлар төзү аша да реализацияләргә тиеш, дип саный ул. Динар Насыйров олимпиадада катнашучыларга IT-паркта эшләүче бизнес-инкубатор мөмкинлекләре хакында да бәян итте.
Бүген мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче белгечләргә базарда сорау зур. Россиядә IT-индустрия лидерларының берсе булган “ICL-КПО ВС” җәмгыяте елына 150 системалы инженер, программистны эшкә чакыра, дип ассызыклап үтте компаниянең генераль директоры урынбасары Евгений Степанов.
Олимпиаданың үзенә килгәндә, бүген финалистлар өчен сынау туры уздырылачак. Көннең икенче яртысында катнашучылар өчен мәдәни программа әзерләнгән. Финал ярышларының беренче туры шушында ук иртәгә узачак. Икенче тур 14 апрельгә билгеләнгән. Программага шулай ук IT-парк, анда эшләүче IT-компанияләр белән танышу, Казан фәнни-тикшеренү техник университетының (КАИ) уку һәм фәнни лабораторияләрендә булу каралган.
Олимпиадада катнашучыларның эшләрен “МИФИ” илкүләм тикшеренү атом-төш университеты” федераль дәүләт автоном учреждениесе доценты, техник фәннәр кандидаты Владимир Кирюхин җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International