15-16нчы ноябрь көннәрендә КФУның Алабуга институтында мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең I форумы узачак

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Конференция эше барышында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре ассоциациясен төзү планлаштырыла.

Темасы: "Мәктәпкәчә белем бирүне үстерүнең заманча тенденцияләре".

Пленар утырыш Россия мәгариф академиясенең  белем бирү өлкәсендә инновацион эшчәнлекне тикшерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре, Свердловск өлкәсе Хөкүмәте каршындагы Дәүләт Думасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары, Татарстан Республикасының иң яхшы  тәрбиячеләре катнашында узачак.

Форум модераторлары – Россия һәм чит ил югары уку йортларының әйдәп баручы галимнәре, «Ел тәрбиячесе» конкурсы җиңүчеләре һәм лауреатлары, мәгарифне үстерү өлкәсендәге экспертлар.

Конференция мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче 200 дән артык хезмәткәрне: мәктәпкәчә белем бирү буенча профильле идарә белгечләрен, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләрен, өлкән тәрбиячеләрне, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан  мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче  алдынгы тар профильле белгечләрне җыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International