Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру пунктларында укучылар саны 15 тән дә ким булмаска тиеш

2012 елның 24 апреле, сишәмбе
Ул очракта имтихан тотучыларга якындагы күрше районда сыналырга туры киләчәк. Вузга керү өчен кирәкле ирекле имтиханнарга кагыла бу.
– Һәр аерым очракта укучылар БДИ пуктларына серти¬фикацияләнгән автобусларда педагоглар һәм ЮХИДИдан бирелгән махсус машина ярдәмендә озатылачак, – дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Районнар әлеге яңалыкка ничек карый соң?
– Без былтыр ук балалар саны 2-3 булган чакта чит телләр, кайбер фәннәрдән сынауны Чистайда тапшырдык. Алар белән педагог, шәфкать туташлары да барды. Юлда бару кәефләренә йогынты ясый, укучылар арый. Чөнки барып кайту 120 чакрымга төште. Аннан автобус өчен аерым чыгымнар каралмаган иде. Димәк, мәктәп автобусына бирелгән бензин хисабына керергә туры килә. Өстәвенә, автобусларны ГЛОНАСС күзәтә. Техника рейсын үзгәртү өчен ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру үзәгенә шалтыратып әйтергә кирәк. Менә шундый мәшәкатьләре бар иде. Хәзер ничектер,– ди Аксубай районының элеккеге мәгариф бүлеге башлыгы Роза Сәхәбетдинова. Теләче районы мәгариф бүлеге башлыгы Рөстәм Гарипов та моны кирәк дип санамый. “Безнең мәктәпләрнең күбесе аз комплектлы бит. Укучылар читкә йөрмәсен дигән теләктә мин”,– ди ул. Сарман районында узган ел имтиханнар Җәлил бистәсе һәм Сарман гомуми белем бирү учреждениеләрендә кабул ителгән булса, быел пункт бергә генә калдырылган. Районда унберенче сыйныфны 250 укучы тәмамлый. “Сарман укучылары резерв көннә¬рендә генә сынауны Азнакай, Чаллыга барып тапшырачак. Ә менә 16 июнь көнне геогра¬фиядән –5, рус әдәбиятыннан 14 укучы Сарман гимназиясендә имтихан тотачак. “Калган сынауларда укучылар саны 15 тән ким булмаячак”, – ди Сарман мәгариф бүлеге башлыгы Зөлфия Гыйләҗева.
БДИга кагылышлы сорауларга җавапны (843) 292-49-06, (843) 292-24-32 номерлары аша “кайнар элемтә”гә шалтыратып бе¬лешергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International