Казанда 2012 елда балаларның ялларын оештыру мәсьәләсе буенча гражданнар кабул ителәчәк

2012 елның 25 апреле, чәршәмбе
26 һәм 27 апрель көннәрендә сәгать14.00-17.00 кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының халыкны кабул итү бүлмәсендә (Казан, Кремль, 0 подъезды, 1 кат) “Балаларның җәйге ялларын оештыру” дигән темага халыкны кабул итү булачак.
Гражданнарны ТР Иҗтимагый палатасы, шулай ук ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре кабул итәчәк.
Сорауларны түбәндәге телефон аша бирергә мөмкин: 567-80-94
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International