Татар теле рус теленең бер минутын да урламый!

2012 елның 5 июне, сишәмбе

Әлеге сүзләрне “Татмедиа” агентлыгында журналистларга Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов әйтте. Бүген монда матбугат очрашуында “Рус теле көне” уңаеннан республикада узачак чаралар хакында сөйләшү булды.
Үзләрен “рус теле сакчылары” дип таныткан активистлар кабат министрлыкны гәепләргә күмсәләр дә, Татарстанда законсыз рус теле дәресләрен кыскарту очраклары бүгенге көнгә кадәр теркәлмәгән. Киресенчә, соңгы елларда бөек Пушкин теленә карата игътибар артканнан-арта гына бара. Альберт Гыйльметдинов рус теленә кагылышлы булган республикакүләм, россиякүләм бәйгеләр хакында бәян итте, Татарстан балаларының ул ярышларда призлы урыннар яулаулары хакында горурланып сөйләде.
Журналистлар белән очрашуга Яшел Үзән шәһәренең А.Пушкин исемендәге лицей вәкилләре дә килгән иде. Лицей директоры, 45 ел буе балаларга рус теле укыткан Валентина Кибец үзе нигез салган уку йорты хакында һәм замана балаларының рус әдәбиятына тартылулары хакында бәян итте. “Буыннар алышына, телгә дә мөнәсәбәт хәзер башка. Бүгенге көндә фәнне яңача укытырга кирәк. Чөнки заманалар башка, без - укытучылар сыйныфны икегә бүлеп тә өйрәтәбез. Рус телен төркемнәргә бүлеп өйрәтү яхшы нәтиҗәләр бирә. Республикада оештырылган төрле проектларда катнашу да нәтиҗәсез түгел. Мәсәлән, ”Дәресләрдән соң” дигән чара укучыга үзен табарга ярдәм итә. Лицеебызда җиде музей эшли (шул исәптән, татар теле музее да - автор). Безнең лицейда уза торган “Пушкин балы”, “Онегин укулары” һ.б. чараларда укучыларыбыз рәхәтләнеп рус теле һәм мәдәнияте нечкәлекләренә төшенә”, - дип сөйләде Валентина Кибец.
Үз һөнәрләренә профессионалларча якын килеп эш итүче мөгаллимнәрнең тырышлыклары күркәм нәтиҗәләр дә китергән инде. Пушкин исемендәге лицей укучысы Анна Егорушкина Мәскәүдә узган I россиякүләм “Живая классика» шигырь сөйләүчеләр конкурсында җиңү яулаган. “Рус теле һәм әдәбияты дәресләрен аеруча яратам. Мәскәүгә конкурска әзерләнгәндә укытучым бик ярдәм итте. Татарстан данын яклавым белән чиксез горурланам. Әлбәттә, бәйгегә көчле конкурсантлар җыелган иде. Ләкин рус теленең бар әһаңен, тәмен белеп сөйләүчесе син идең, диючеләр булды”, - ди Яшел Үзән кызы.
Анна кебек җиңүчеләребез нәкъ менә рус теленең тиешле дәрәҗәдә укытылуы исбатлап, әлеге телнең ниндидер кысырыклауларга дучар булуын инкярь итә дә инде. Мәктәпләребездә рус теле фән буларак кына укытылып калмый, математика, биология, география һ.б дәресләрнең дә рус телендә алып барылуын онытмаска иде. Бала рус теле байлыгы белән шул дәресләрдә дә таныша бит.
Ә татар теле дәресләре рус телен кысырыклый дигән фикерне таратучы “тел сакчылары” белән министр көрәшергә җыенмыйм, ди. “Миф таратучылар белән берничә очрашу да булды. Алар мине ишетергә теләми. Шуңа күрә мин алар белән сүз көрәштерергә җыенмыйм. Фәкать халыкка үзебезнең эш нәтиҗәләре хакында гына сөйлисем килә. Узган елның октябрь аенда “Республика Татарстан” газетасында бу уңайдан үз фикерләремне яздым. Әлегә материалга каршы аргументлар китерүче күренми. Булмас та, чөнки дөреслек безнең яклы”, - дип сүзен йомгаклады Альберт Гыйльметдинов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International