Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Авыл укытучысы Ирландиягә бара
2012 елның 6 июне, чәршәмбе
Соңгы көннәрдә Фейсбуктагы татарларны бер уй, уртак максат берләштерде: барысы да Мөслим мәктәбе мөгаллиме Эльвира Зарипованың инглиз теле укытучылары арасында узган бәйгедә җиңүе өчен көч куйдылар.
Тырышлык бушка китмәде – 31 май көнне әлеге конкурста нәкъ менә аның җиңүче булуы ачыкланды. Шулай итеп Мөслим авылында эшләүче гади укытучы Ирландиягә белемен арттырырга китәчәк.
“Teach Global. Think Local” бәйгесендә Россиянең дистәләрчә инглиз теле укытучысы катнашкан. Алар арасыннан 7 мөгаллим финалга чыккан. Йомгаклау өлешенең шарты – «Фейсбук» социаль челтәрендә китерелгән видеороликларга кулланучылар «миңа ошый» тамгасы куярга тиеш иде. Кайсы катнашучының видеосы иң күп тавыш җыя – шул җиңүче. Тавыш бирү 31 майга кадәр дәвам итте. Ниһаять, әлеге ярышта татарларның уртак көче белән милләттәшебез зур җиңүгә иреште.
«Бу апамның гына түгел, ә бердәмлек, дуслык җиңүе. Һәрвакыт шулай бер-беребезне тыңлап һәм ишетеп яшик. Чөнки бердәмлектә – көч. Бездә бердәмлек тә, көч тә бар – әлеге бәйге моны чираттагы мәртәбә раслады», – дип рәхмәтләрен җиткерә җиңүченең сеңлесе Лилия Сөнгәтуллина.
Эльвира Зариповага исә чын күңелдән уңышлар телисе килә. Ирландиядә алып кайткан белемнәре белән республикада инглиз телен үстерү һәм камилләштерүгә зур өлеш кертер, үзенең сәфәре турында Intertat.ru укучыларына да сөйләр дип ышанасы килә.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз