Бүген тугызынчылар татар теленнән “кече БДИ” тапшыра

2012 елның 8 июне, җомга
Бүген тугызынчылар татар теленнән “кече БДИ” тапшыра. Быел тугызынчыларга имтиханнарны тестлар рәвешендә һәм традицион формада тапшыру мөмкинлеге бирелә. Алай да рус теле һәм математикадан укучылар сынауны тестлар ярдәмендә язма рәвештә генә бирә ала.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үз вәкаләтләре кысаларында яңа формада татар теленнән имтихан тапшыруны да кертте. 2012 елда татар теленнән имтиханны яңа формада тапшыруны кертүнең максаты укучыларның татар телен – туган тел һәм дәүләт теле буларак ни дәрәҗәдә үзләштерүен ачык һәм объектив бәяләү практикасын кертү белән бәйле. Моңарчы да тугызынчы тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри иде. Әмма сынаулар традицион формада гына узды.
Татар теленнән имтиханны традицион формада тапшыруның берничә юлы бар. Мәсәлән, туган (татар) телендә белем алган укучылар - сочинение элементлары белән изложение, рус телендә белем алган татар телле укучылар диктант яки изложение яза ала. Ә рус телле укучылар билетлар буенча сынау тотачак.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү сыйфатын мониторинглау һәм укучыларны аттестацияләү бүлеге җитәкчесе Лилия Әмирова хәбәр иткәнчә, быел республикада тугызынчы сыйныфны 37700 укучы тәмамлый. Аларның 2112се (871е - рус төркемнәрендә, 466сы - татар төркемнәрендә, 775е татар мәктәпләрендә укучылар) татар теленнән имтиханны яңа формада тапшырачак. Арча һәм Югары Ослан районнары мәктәпләренең 9 нчы сыйныфын тәмамлаучылар барысы да “кече БДИ” тапшыра. Укучыларның калганы традицион форманы сайлаган.
Татар теленнән имтиханда икеле билгесе алучыларга билге “плюс 1 балл” итеп куела. Имтиханны яңадан тапшырырга кирәк түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International