Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Рус теле БДИнан куып чыгарылган татарстанлыларга имтиханны яңадан тапшырырга рөхсәт бирәчәкләр
2012 елның 8 июне, җомга
31 майда мәҗбүри рус теле БДИнан куып чыгарылган укучыларга имтиханны яңадан тапшырыга рөхсәт биреләчәк. Бу хакта бүген Казанда журналистлар белән әңгәмәсендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Исегезгә төшерик, 31 майда имтиханда кәрәзле телефон һәм шпаргалка кулланган өчен 16 Татарстан укучысы БДИнан чыгарып җибәрелгән иде. ТР Арча районында имтиханнан күчергән өчен 4 укучы, Азнакай – 4, Актаныш – 2, Буа – 1, Кукмара -1, Мөслим - 3, Теләче – 1 укучы куып чыгарылган иде. Аннан алда яңадан имтиханны тапшыру хокукын югалтып, тарих, биология һәм информатика буенча БДИнан 12 кеше куып чыгарылды.
Данил Мостафин белдерүенчә, Дәүләт имтихан комиссиясе карары нигезендә 16 укучының да рус теленнән БДИ нәтиҗәләре бетерелде, һәм аларга 20 июньдә яңадан имтиханны тапшыру мөмкинлеге бирелә.
“Без тиз арада Дәүләт имтихан комиссиясе утырышын үткәрергә мәҗбүр булдык. Чөнки укучылар телефон һәм шпаргалкалардан файдалана алмадылар, ә факт бары тик билгеләнгән иде. Алар барысы да кисәтелгән, һәм әгәр дә мондый хәл тагын кабатланса, аларга карата иң кырыс чаралар күреләчәк, - дип белдерде Данил Мостафин. – Без мәҗбүри имтиханның нәтиҗәләре аттестат алуга тәэсир итүен истә тоттык. Дорфа тәртип бозулар күзәтелмәгәч, без шундый карар кабул иттек. Дәүләт имтихан комиссиясенең барлык вәкилләре мондый карарны хуплады”.
“Ләкин бу алга таба мондый эшләр хупланып килер дигән сүз түгел. Мәгариф белән идарә итә торган барлык органнар, барлык имтиханнарны оештыручылар һәм укучылар катгый чаралар күрелүе турында кисәтелгән”, - дип кисәтте министр урынбасары.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары билгеләвенчә, 28 майда беренче БДИ тапшыру кысаларында 12 вакыйгага бәйле бу тәртип бозуларда барлык катнашучыларга карата административ эш кузгатыла. Уңай карарга килсәләр, имтихан кабул итү пунктына 100 мең сум штраф салынырга мөмкин. Аның сүзләренә караганда, 4 июньдә чит телләр һәм химиядән БДИ тапшырган вакытта бер тәртип бозу очрагы теркәлгән. ТР Арча районында бер укучы кәрәзле телефон кулланганы өчен инглиз теле имтиханыннан чыгарып җибәрелгән, аның быел яңадан имтиханны тапшыру хокукы юк.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз