Республикада «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этаплары тәмамланды, һәм катнашучылар нәтиҗәләре буенча, шулай ук читтән торып рейтинг системасы белән киләсе турга - төбәк турына үтүчеләр билгеләнде. Бу – «Ел укытучысы» номинациясендә 40 педагог, һәм «Педагогик дебют» номинациясендә 26 педагог. Финалга беренче номинациядә – 10, икенче номинациядә –15 педагог эләгәчәк. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 15 мартта булачак.