Кичә укучылар бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабының соңгы имтиханнарын тапшырды

2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе
11 меңнән артык кеше – җәмгыять белеме, 7 меңнән артыгы физикадан белемнәрен күрсәтте.
Алдагы еллар белән чагыштырганда, табигать фәннәре юнәлеше буенча имтихан бирүчеләрнең саны артуы күзәтелә. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин әйтүенчә, бу әлеге белгечлекләргә ихты¬яҗ¬ның эш тәкъдим итүчеләр һәм вузлар тарафыннан танылу нәтиҗәсе. Димәк, укучылар һәм аларның әти-әнилә¬¬ре гуманитар белгечләр алай ук кирәк булмавын аңлый башлаган. Ә менә беренче сынауларның нәтиҗәләре нинди? Без уңай күрсәткеч¬ләргә ирешүчеләр турында газета¬быз¬ның алдагы саннарында хә¬бәр иткән идек инде. Ә “2”ле алучылар бары тик ап-пеля¬циядән соң гына төгәл билгеле булды. Шулай итеп, Татарстанда тарихтан – 8,8, биологиядән – 4,9, информатикадан – 4,4 процент укучы чик баллны үтә алмаган. Узган ел бу фәннәрдән “2”ле алучылар азрак иде. Тарихтан быел чик балл – 32, биологиядән – 36, информатикадан 40ны тәшкил итә. Бары тарихтан гына чик балл күләме икегә арттырылган. Ә рус теле сынавына килгәндә, бездә 66 кеше (2011 елда – 54) 100 балл туплаган. 3 меңләп укучы 80¬нән югарырак балл җыйган. Әлеге фәннән республика буенча уртача балл – 64,3 (2012 елда – 62,4). Ә менә 1,4 процент укучы аны ”2”легә биргән. Өлкән сыйныфлар өчен яңа стандартларның нигезлә¬мәсендә өченче, ягъни чит телдән мәҗбүри имтихан бирдерү телгә алына. Аны нинди югарылыкта (тирәнтен яки төп дәрәҗәдә) бирүен укучы үзе сайлаячак. РФ мә¬гариф һәм фән министры урын-басары Игорь Реморенко әйтүенчә, ул 2020 елда яңа стандартлар гамәлгә кереп беткәч кенә мәҗбүригә әйлә¬нәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International