Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мәктәпләр заманча технологияләрне үзләштерә
2012 елның 28 июне, пәнҗешәмбе
Соңгы елларда мәгариф өлкәсе саллы үзгәрешләр кичерде. Белем бирү учреждениеләре әледән-әле нинди дә булса яңалыкны үз җилкәсендә сынап, аны тормышка ашыруда катнаша. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Элегрәк ул мәктәптә укыту процессын гына күздә тотса, хәзер киңрәк мәгънә ала. Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү өчен искечә эш итү генә җитәрлек түгел бүген. Яңа технологияләр зур үсеш алган чорда яшибез бит. Һәм замана кушкан инновацияләрне мәгарифтә кулланмыйча берничек тә мөмкин түгел. Электрон журнал, көндәлекләр, компьютер класслары, һәр укытучыга бирелгән ноутбуклар, интерактив җиһазлар, DVD уйнаткычлар, проекторлар белем бирүнең алшарты булды. Укытучыларның ноутбуклардан файдалануын тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен республикабызның күп кенә оешмаларында Wi-Fi технологиясе буенча көйләнгән чыбыксыз интернет урнаштырылды.
Укучының дәрестә алган билгесе аның үзеннән алдарак өенә “кайтып җитә” бүген. Әле күптән түгел болар һәммәсе тормышка ашмастай хыял кебек кенә иде. Берничә ел дигәндә, хыял тормышка да ашты. Якын киләчәктә кәгазь дәреслекләр дә тарихта гына калырга охшаган. Телефон йә компьютер аша әсәрләр уку яшьләр арасында гадәти күренеш булып санала инде. Тиздән мәктәпләрдә дә электрон укыту әсбапларына күчәргә уйлыйлар. 2011-2012 уку елында Россиянең бер төркем белем бирү учреждениеләрендә тәҗрибә рәвешендә кәгазь китаплар урынына нетбуклар һәм букридерлар (электрон китаплар) кулланыла башлады. Экспериментта шул исәптән Татарстан да катнашты. Республикабызның 53 мәктәбендә 7-11 сыйныфлар яңа уку-укыту инструментын сынады. Электрон дәреслекләрнең уңай яклары шактый. Белгәнебезчә, санитар нормалар буенча башлангыч сыйныф укучылары букчасының авырлыгы 1,5-2 килограммнан артмаска тиеш. Чыгарылыш сыйныфындагы балага да күп дигәндә 4 килолы сумка күтәрергә рөхсәт ителә. Гамәлдә исә балалар портфельләре 2-3 тапкырга авыррак. Электрон дәреслекләр әлеге кагыйдәләрне үтәргә ярдәм итәчәк, ди белгечләр. Шулай ук белем алу процессын балалар өчен мавыктыргыч итү өчен зур мөмкинлекләр дә ачыла. Агымдагы елның сентябренә электрон дәреслекләр кертү тәҗрибәсе нәтиҗәләре анализланачак һәм аларның гамәлдә кулланылышы турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк. Бу турыда Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итә. Аның сүзләренчә, әлеге дәреслекләр укучылар һәм укытучылар өчен уңайлымы-юкмы икәне, аларга мохтаҗлык нинди булуы каралачак. Шуларны исәпкә алып, алга таба электрон укыту әсбапларын куллануны киңәйтү мөмкинлеге билгеләнәчәк.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз