Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Быелгы БДИның алдан чыгарылган нәтиҗәләре игълан ителде: кичәге 25 меңнән артык укучы дәүләт аттестациясен уза алмаган
2012 елның 3 июле, сишәмбе
Россия Федерациясе субъектларының һәммәсендә һәм 49 чит дәүләттәге илчелекләр, РФ хәрби частьләрендәге мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханнарын уздыруның төп өлеше тәмам. Быел барлыгы 843 мең егет һәм кыз шундый сынау узган, аларның 780 меңнән артыгы – чыгарылышлар.
Бердәм дәүләт сынавын үткәрү өчен җәмгысе 7 меңнән артык пунк оештырылган, аларда исә имтихан уздыру таләп-шартларын 34,3 мең иҗтимагый күзәтче карап-тикшереп торган.
Имтихан тапшыручыларның 54 проценты үзе өчен җәмгыять белеме буенча сынау узуны хуп күргән, физиканы 25 проценты сайлаган, биологияне – 19, тарихны – 18, шулай ук “популярлык ала алмаган” дип исәпләгәннәре география – 2,8 процент һәм рус әдәбияты – 5 процент. Укучыларның күпчелеге, 325,2 меңе, 3әр һәм 316,8 меңе 4әр фәннән имтихан тапшырган, 2шәр предметтан – 100,8 мең кеше, 5әрдән – 70,9 меңе, нибары 1не – 15 меңе, 6шарны – 11,8 меңе, 7шәрне 2,6 мең кеше, 8әрне – 667.
Хәзерге вакытта БДИның төп һәм резерв көннәрдә тапшырылган нәтиҗәләре билгеле.
Алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, 25 меңнән артык чыгарылыш класс укучысы, ә бу 3,25 процент дигән сүз, дәүләт аттестациясен уза алмаган, ләкин бу күрсәткеч апелляцияләр каралып беткәч һәм июльдәге өстәмә БДИ нәтиҗәләре буенча беркадәр үзгәрергә мөмкин.
Тикшерүче-күзәтүчеләр билгеләп үткәнчә, БДИ тапшыручыларның имтихан барганда Интернетка чыгу очраклары, былтыргыдан аермалы буларак, йөзләрчә тапкырга азрак булган. Имтиханнарны контроль-исәпләү материалларын (КИМ) ел да камилләштерә барып, нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң билгеләрне яңадан карап чыгарлык хаталар бу юлы теркәлмәгән. КИМ структурасын үзгәртү нәтиҗәсендә, минималь балл бусагалары 2011 елдагыдан күтәрелгән, шуңа бәйле рәвештә, аны уза алмаганнар саны да арткан. Аерым алганда, тарих буенча быел бусага 32 балл (2гә югарырак) тәшкил иткән һәм аны 12,4 процент имтихан бирүче уза алмаган (былтыр – 9,4 проценты); химиядән – 36 балл (4кә артыграк) һәм 13,6 проценты төшеп калган (былтыр – 8,4 проценты), физикадан – 36 балл (3кә югарырак) һәм 13,6 проценты узмаган (былтыр – 7,4 проценты), географиядән – 37 балл (2гә артык) һәм анысы 8,4 проценты өчен буй җитмәслек булган (былтыр – 6,3 процентына). Бу исә мәктәп тәмамлаучыларның әзерлек сыйфатына таләпләр катгыйлануга таләпләр артуы турында сөйли, нәтиҗәдә, шушы хәл һөнәри уку йортларына абитуриентлар сайлап алуда объективлыкка китерер дип фаразлана.
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтеннән алынган белешмәдә шулар хакында әйтелә.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз