БДИ буенча апелляцияләр карау төгәлләнә

2012 елның 3 июле, сишәмбе
Быел БДИ нәтиҗәләре белән килешмәгәннәрнең апелляцияләре каралу төгәлләнү алдында. Бу юлы барлыгы 70 меңнән артык апелляция тапшырылган булып, аларның яртысыннан артыгы каралган һәм шуларның 40 проценты канәгатьләндерелгән.
Искәртеп үтәбез:алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, 25 меңнән артык чыгарылыш класс укучысы (ә бу 3,25 процент дигән сүз) быел дәүләт аттестациясен уза алмаган. Ләкин бу күрсәткеч, Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтендәгеләр аңлатканча, апелляцияләр каралып беткәч һәм июльдәге өстәмә БДИ нәтиҗәләре буенча беркадәр үзгәрергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International