Татарстанда 303 кеше өлгергәнлек аттестатын ала алмаган

2012 елның 3 июле, сишәмбе
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда агымдагы ел Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча, 303 кеше өлгергәнлек аттестаты алмаган. Бу сынау тапшыручыларның 1,4 проценты дигән сүз. Узган ел 436 кеше аттестатсыз калган иде.
Аттестатсыз калучылар - Бердәм дәүләт имтиханын барлык кешегә тапшыру мәҗбүри булган математика һәм рус теленнән предметларын “2”ле билгесенә тапшыручылар. Алар имтиханны кабат тапшыру вакытында да билгесен яхшырта алмаган.
Рособрнадзор мәгълүматларына караганда, Россия буенча быел укучыларның 3,25 проценты өлгергәнлек аттестаты ала алмаган (25 мең 68 кеше). Аларга быел мәктәпне тәмамлау турында белешмә генә бирелә, аттестат өчен алу өчен БДИны киләсе елга кабат тапшырырга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International