Агымдагы ел Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Татарстанда 108 кеше 100 балл җыйган

2012 елның 3 июле, сишәмбе
Агымдагы ел Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 108 кеше 100 балл җыйган. Узган ел максималь балл җыючылар 102 укучы булган.
100 балл җыючыларның күпчелеге (66 кеше) – рус теленнән. Ә математикадан бары ике кеше генә максималь балл җыйган.
Икенче урында – информатика һәм мәгълүмати коммуникацион технологияләр (22 кеше). Шулай ук тарихтан – бер, биологиядән – өч, химиядән – ун, рус әдәбиятыннан – ике, географиядән ике кеше 100 балл җыйган.
Министрлык мәгълүматларына караганда, Татарстанда 80 балл җыючылар – 4862 кеше, 95 һәм аннан да күбрәк балл җыючылар 726 кеше булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International