Бу юлы балалар инглиз телен белүдә иң яхшысы булдылар. Кичә Мәскәү дәүләт лингвистика университетының актлар залында инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы финалын ябу тантанасы узды.
Ярышлар 7 – 12нче апрельдә Мәскәүдә үтте. Анда Россиянең 70 төбәгеннән 208 укучы катнашты.
Унберенче сыйныф укучылары инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы финалы призерлары булдылар:
- Илназ Гыйлаҗетдинов, Казан шәһәре Яңа Савин районының 132 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы;
- Юлия Михно, Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы;
- Илья Великов, Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее укучысы.
Безнең котлаулар! Our congratulations! Зур уңышлар һәм яңа казанышлар!