Бүген информатика һәм ИКТ буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булачак

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

16нчы апрельдә Казанның “Мәскәү" мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-

министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, мәгълүматлаштыру

һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының

гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры

Антон Четвертков катнашында информатика һәм ИКТ буенча бөтенроссия мәктәп

укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләрен бүләкләү һәм ябылу

тантанасы узачак.

11 – 17нче апрель көннәрендә "Иннополис университетында информатика һәм ИКТ

буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы финалы узды. Россиянең 56

регионыннан 268 укучы информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр

буенча иң яхшы белгеч исеме өчен көрәшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International