17нче апрельдә «ВКонтакте» социаль челтәрендә бердәм дәүләт имтиханнарының рәсми
берлегендә Россия Мәгариф мнистрлыгы химия буенча БДИга әзерлек буенча онлайн-
консультация үткәрәчәк.
Булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының сорауларына Мәскәү шәһәре буенча химия
фән комиссиясенең өлкән эксперты, Мәскәү шәһәренең 1535 нче мәктәбенең химия
укытучысы, «Ел укытучысы» номинациясендә «Мәскәү укытучысы – 2016» конкурсы
лауреаты, «Мәскәү укытучысы» һәм «Профи-край»олимпиадалары җиңүчесе Сергей
Сергеевич Кубышев җавап бирәчәк.