Бүген Казанның “Зур тәнәфес-2019" гомуми белем бирү учреждениеләре фестивале зур
гала-концерт белән тәмамланды. Концертта иң яхшы биючеләр, җырчылар, модельләр һәм
модельерлар, актерлар һәм мәктәп эчендәге сайлап алу этапларын узган башка бик күпләр
чыгыш ясады. Фестивальдә җиңүчеләргә бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин
тапшырды.