Татар телен инновацион технологияләр белән берләштерәләр

2012 елның 9 июле, дүшәмбе
2012-2013 уку елыннан башлап Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында татар филологиясе бүлегендә яңа юнәлеш ачыла: “Татар теле һәм әдәбияты, информацион технологияләр”. Ул филологияне һәм информацион технологияләрне берләштерә.
Информацион технологияләрне өйрәнгән филолог кайсы өлкәдә эшләргә мөмкин соң? Бу хакта КФУның математик лингвистика һәм филологиядә информацион технологияләр кафедрасы мөдире, Татарстан Фәннәр Академиясе вице-президенты, “Сәләт” фонды проектлары җитәкчесе профессор Җәүдәт Сөләймановның фикере менә мондый: “Бүгенге көндә иң кызыклы фәнни ачышлар һәм практик нәтиҗәләр төрле фәннәр кисешкән ноктада барлыкка килә. Берничә фәнне үзләштергән белгечләргә тормышта үз урынын табарга, һичшиксез, җиңелрәк булачак. Иң мөһиме шул: хәзерге заман технологияләре филология, тел белән бик нык бәйләнгән. Республикабызда, илдә һәм дөньяда киң билгеле булган MicroSoft, Yandex, Google, ABBYY, Татарстан Республикасы IT-паркы һ.б. компанияләрдә программистлар белән бергә югары әзерлекле филологлар да эшли. Гомумән алганда, яңа информацион технологияләр телебез, мәдәниятыбыз, тарихыбызны саклауда да зур әһәмияткә ия, телебез технологияләрдә яшәмәсә, аның кулланылу өлкәсе дә табигый рәвештә чикләнәчәк. Мин шулай дип уйлыйм: “Татар теле һәм әдәбияты, информацион технологияләр” юнәлеше халкыбызның теле, әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксынучылар һәм сыйфатлы заманча белем алырга омтылучылар өчен”.
Бу яңа юнәлештә белем алачак студентларга, фундаменталь классик филологик белем алу белән беррәттән, өстәмә рәвештә математик әзерлек алу һәм заманча информацион технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә. Математика һәм информатика фәннәренең филолог-гуманитарийлар өчен төзелгән махсус программа буенча укытылачагын да ассызыклап үтәргә кирәк. Дәресләрне югары квалификацияле университет укытучылары һәм үз өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән профессиональ белгечләр дә алып барачак.
“Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, информацион технологияләр” юнәлешенә укырга керү өчен рус теле (БДИ), рус әдәбияты (БДИ), татар теле (БРИ яки тест) буенча имтиханнар тапшырырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International