27нче апрель көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Без бергә!" хәйрия ярминкәсе һәм концерты узачак. Оештыручы - Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернаты.
Концерт программасында - татар эстрадасы йолдызлары һәм лицей-интернат укучылары чыгышлары.
Хәйрия ярминкәсендә кул эшләре, шул исәптән балалар һәм аларның ата-аналары тарафыннан әзерләнгән әйберләр тәкъдим ителәчәк. Шулай ук чарада катнашучылар өчен мастер-класслар узачак. Балалар өчен аерым күңел ачу мәйданчыгы әзерләнәчәк.
Җыелган акчаны Казанның 61нче мәктәбенә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тапшырачаклар.
Билетларны 2 нче лицей-интернатта (Ш. Усманов ур., 11, 2нче корпус) чараны оештыручы Илшат Исмәгыйловтан (тел. 8-908-347-56-07) алырга мөмкин.
Хәйрия ярминкәсе 14.00 сәгатьтә башлана, концерт – 16.00 сәгатьтә.