Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм Федераль педагогик үлчәүләр инстутасы (ПҮФИ) әзерләгән бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча рекомендацияләр сериясен биология һәм география буенча видеороликлар тәмамлый.
Биология сайлап алу буенча иң популяр имтиханнарның берсе. Ел саен бу фәнне БДИда катнашучыларның гомуми саныннан 20% тан артыгы тапшыра. Имтихан нәтиҗәләре тотрыклы. Белгечләр сүзләренә караганда, биология буенча БДИда катнашучылар «Органик дөнья системасы һәм күптөрлелеге» блогы биремнәрендә хаталар җибәргән (ботаника һәм зоология).