Сәнгать буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучылар авыр конкурс көннәреннән соң бераз ял итә алдылар. Бишенче көн программасына катнашучыларны Свияжск утрау-шәһәренә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеена сайлау буенча экскурсияләр дә кертелгән иде. Ял итәргә һәм шәхси спорт казанышлары белән танышырга теләүчеләр "Байтик” та калды һәм «Спартакиада»да катнашты.
Жюри бу вакытта икенче турның олимпиада биремнәрен тикшерү эшен дәвам итте.
Бүген балалар жюри әгъзаларына сораулар бирә, апелляция бирә алачак. Әмма төп вакытны мәктәп укучылары интеллектуаль уеннарга һәм аралашуга багышларга планлаштыра. Иртәгә олимпиаданың ябылу тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Чара В. И. Ленин исемендәге мәдәният йортында узачак.