Татарстанның тагын берничә мәктәбе RAEX рейтинг агентлыгы әзерләгән башка исемлеккә керде.
Ел саен топ-100 мәктәпнең конкурентлылык сәләте буенча рейтингы Россиянең иң яхшы югары уку йортларына укучылары укырга керүгә ирешкән мәктәпләрнең исемлеген билгели. Исемлектә илнең 24 регионыннан барлыгы йөз иң яхшы мәктәп тәкъдим ителгән. Шул ук вакытта 54 катнашучы Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә туры килә, алга таба Санкт-Петербург (8 мәктәп) һәм Татарстан Республикасы (5 мәктәп).
Әлеге исемлеккә Казанның 5 уку йорты керде: 131нче лицей (рейтингта 41нче урын), КФУның IT-лицее (66нчы урын), КФУның Лобачевский исемендәге лицее (70нче урын), инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 18 нче урта гомуми белем мәктәбе (97нче урын), Россия Герое Козин исемендәге 7 нче гимназия (99нчы урын).