Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 17 – 18нче апрелендә Уфада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашында Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре уза. Чаралар Башкорт АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган.
Әлеге вакыйга кысаларында Уфа шәһәренең 65 нче номерлы татар гимназиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов булып китте. Аны Уфа шәһәр округы хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы Елена Робертовна Хаффазова озатып барды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы белем бирү процессы белән танышты, балалар белән аралашты. Аңа ачык дәресләр, мастер-класслар һәм театр түгәрәге репетициясен, гимназия коллективы көче белән оештырылган лицензияле этнографик музей күрсәттеләр.
Бу визит нәтиҗәләре буенча Уфа һәм Татарстан Республикасы татар гимназияләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.