19нчы апрельдә Казанда сәнгать буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

19нчы апрель көнне 10:00 сәгатьтә В.И. Ленин исемендәге мәдәният йортында (Копылов ур., 2а) сәнгать буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Сәнгать буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы финалы Казанда, 2019 елның 13нче апреленнән 19нчы апреленә кадәр «Байтик» балалар сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында узды.

Татарстанга Россия Федерациясенең 55 төбәгеннән 8 – 11нче сыйныф укучылары һәм 71 педагог килде. Татарстан Республикасын олимпиадада төбәк этабында җиңү яулаган   һәм призер булган 7 укучы тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International