«Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» халыкара акциясе 2019 елның 26нчы апрелендә узачак. Ул инде дүртенче ел рәттән Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Хәрби университеты ярдәмендә уза.
"Яшьләр сугыш дәһшәтен онытмасын өчен без бу акцияне үткәрәбез. Без аларны белергә тиеш булган бик күп тарихи фактлар бар», - дип билгеләп үтте РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Мария Воропаева.