КНИТУ-КАИ лицее укучылары-Санкт-Петербургта конференция призерлары

2019 елның 19 апреле, җомга

Узган атна ахырында КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернатыннан ике команда Санкт-Петербургның «ЛЭТИ»СПбГЭТУ дәүләт электротехника университетында узган “Хәзерге һәм киләчәк фәне"  7-11 сыйныф укучыларының халыкара фәнни-гамәли конференциясендә булды.

Гуманитар секциядә интернетның төрле яшьтәге кулланучылар төркемнәренә йогынтысын чагыштырма анализлауны тәкъдим иткән Рафаил Венедиктов, Лиана Никифорова, Ләйлә Шаһиева һәм Айдар Шәймәрданов аудиториядә аеруча зур кызыксыну уяткан чыгыш өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.

Максим Яковлев һәм Солтан Суханаев "Коррозиягә каршы катлам эшләү өчен никель нанокисәкчеген алу” тикшеренүе белән химия һәм стенд секциясендә катнаштылар, анда икенче урынны алдылар.

Укучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International