Өченче июньдә чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге рус теле буенча БДИ тапшырачак. Быел имтиханда үзгәрешләр барлыкка килүе һәм биремнәрнең ничек үзгәрүе турында Обрсоюз эксперты, Халыкара квалификациянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роман Дощинский сөйли.
Бөтен эшкә, элеккеге кебек үк, 210 минут вакыт биреләчәк. БДИның беренче өлешендә кыска җавап белән 26 бирем бар. Икенче өлеш бары тик бер биремне - иншаны үз эченә ала.
1, 2 нче, 9 нчы биремдә кайбер үзгәрешләр бар. 21нче номерлы яңа бирем барлыкка килде. Соңгы бирем - инша язу җитди үзгәрде. Бу - № 27 бирем.