Бүген Казанда сәнгать буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак

2019 елның 19 апреле, җомга

Бүген, 19нчы апрель көнне 10:00 сәгатьтә В. И. Ленин исемендәге мәдәният йортында (Копылов ур., 2а) сәнгать буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Сәнгать буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы финалы Казанда, 2019 елның 13нче апреленнән 19нчы апреленә кадәр «Байтик» балалар сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International