Бүген Казандагы 177нче номерлы лицейда "Җиңү өчен 100 балл” бөтенроссия акциясе кысаларында өлкән сыйныф укучыларының узган елларда бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты. Очрашуда шулай ук мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, Казан шәһәренең Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары мәгариф бүлеге җитәкчесе Галина Латышева һәм башкалар катнашты.