20нче апрельдән 22нче апрельгә кадәр Казан технология һәм дизайн көллияте базасында WorldSkills Russia Kazan Fashion Skills-2019 методикасы буенча чемпионат финалы узачак.
Чемпионатта катнашу өчен Россиянең 17 шәһәреннән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 63 яшь дизайнер заявка биргән. Алар арасында - 60 кыз һәм 3 егет; уку йортларының 40 студенты һәм 23 эшче яшьләр вәкиле. Сайлап алу этабы кысаларында эксперт жюри «Көзге city-код» темасына капсулалы коллекцияләрнең иң яхшы 16 эскизын билгеләде, аларның һәркайсына заманча 6 хатын-кыз образы керде.