Сәнгать буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре

2019 елның 20 апреле, шимбә

Казанда сәнгать буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабына йомгак ясалды. Татарстан бу катлаулы олимпиаданы беренче тапкыр кабул итте, ләкин куелган бурычны бик яхшы үтәде. Россиянең 55 төбәгеннән 177 укучы Казанга финал ярышларында катнашу өчен килде.

Бүген В. И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

Кунаклар көчле алкышлар астында олимпиадада катнашучыларны каршы алды. Тантана олимпиада көннәренең барлык вакыйгаларын – ярышлар турларын, мастер-класслар, катнашучылар һәм озатып баручылар өчен экскурсия программаларын чагылдыручы видеоролик трансляциясеннән башланды.

Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова ачты. Ул барлык катнашучыларны да котлады, аларның әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм мәктәпне тәмамлаганнан соң Татарстанга укырга килергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International