Россиядә TIMSS халыкара чагыштырма мониторинг тикшеренүләре башланды

2019 елның 20 апреле, шимбә

Апрель аенда Россия мәктәпләрендә TIMSS (TIMSS-Trends in International Mathematics and Science Study) математик һәм табигый-фәнни белем бирүнең сыйфатын халыкара чагыштырма мониторинг тикшеренүләре уза.

Катнашу өчен Россиянең 49 төбәгеннән 590 белем бирү оешмасы сайлап алынган. TIMSS 4 нче һәм 8 нче сыйныф укучыларын колачлый һәм уку елы ахырына кадәр төгәлләнәчәк. Әлеге тикшеренү дөньяның 60 илендә узачак, йомгаклау нәтиҗәләре 2020 елның декабрендә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International