А.Гыйльметдинов: “Иң мөһиме – дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре яхшы булсын өчен, ел да бик әйбәт итеп укырга кирәк”

2012 елның 11 июле, чәршәмбе
Татарстанның урта белем алган яшьләре тапшырган БДИ нәтиҗәләренең алдан чыгарылган йомгаклары ТР Хөкүмәте йортында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов тарафыннан игълан ителде.

Гомуми нәтиҗәләр күрсәткәнчә, Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстанда БДИ нәтиҗәләре урта регионнарда иң яхшы рәттә санала, шулай да, илнең көньяк төбәкләрендә күрсәткечләр шактый югары булган. РФ буенча уртача күрсәткечне татарстанлылар мәҗбүри тапшырылырга тиешле имтиханнардан рус теленнән 3,2 баллга арттыра алган һәм ул 64,3 балл тәшкил иткән (былтыр 62,2 балл һәм ил буенча уртачаны 2,2гә узган иде, Татарстан өчен уңышсызрак саналган 2009 елда 54,5 балл булып, 2,7 балл җитмәде хәтта), ә математикадан быел БДИның уртача баллы 48,6 булып, бу ил буенча уртачадан 3,5кә артыграк (былтыр 49,9 балл тәшкил итеп, РФ уртачасыннан 2,8гә артыграк булган, 2009 елда җыелган 41,9 балл ил буенча уртачага 2,2 балл җитеп бетмәгән).

Шул рәвешле, быел төп этапта 21940 укучы, өстәмә этапта 1022 укучы БДИ тапшырган, ә мәктәп тәмамлаучыларның гомуми саны 22 меңгә якын (РФ буенча 1 млн.га җыела). Мәгарифчеләр теле белән әйткәндә, Татарстанда быел төп этапта 74322 кеше/имтихан, өстәмә этапта 2224 кеше/имтихан уздырылган.

Быел Бердәм республика имтиханын 67 укучы тапшырган (былтыр – 37). Министр искәрткәнчә, киләчәктә язмышын татар филологиясе белән бәйләргә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга теләгәннәр БРИ сайлый. Нәтиҗәләр яхшы: татар теле буенча былтыр уртача балл 68,3 булса, быел – 71,15.

Иң мөһиме – дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре яхшы булсын өчен, ел да бик әйбәт итеп укырга кирәк. БДИ идеаль система түгел, ләкин системалар арасында иң кулае һәм аны камилләштерә барырга кирәк, дип саный министр А.Гыйльметдинов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International