2019 елның 22нче апреленнән нигезле сәбәпләр аркасында расланган документлар нигезендә мөмкинлекләре булмаган 9 нчы сыйныф укучылары өчен төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен билгеләнгән срокларда узуның вакытыннан алда чоры башлана.
Татарстан Республикасы дәүләт имтихан комиссиясе карары белән вакытыннан алда имтихан тапшыру өчен 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 5 укучы кертелгән, шуларның 4се төп дәүләт имтиханы (ТДИ) формасында, 1 кеше – дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) формасында.