13-19нчы апрель көннәрендә Казанда сәнгать фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада Россия Федерациясенең 55 төбәгеннән 177 укучы катнашты. Татарстан Республикасын Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, шулай ук Сарман муниципаль районнарыннан 7 катнашучы тәкъдим итте.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм билгеләнгән үрләрне яулауларын телибез!