21нче апрельдә география буенча XXVIII Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы старт алды. Олимпиада “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында уза. Иртән Казан бөтен Россиядән килгән кунакларны каршы алды.
Кич белән «Байтик» комплексының конференц-залында география буенча Бөтенроссия олимпиадасын ачу тантанасы узды. Олимпиадага Россия Федерациясенең 59 төбәгеннән 205 катнашучы килде.