Бөтенроссия Туган телләр форумы кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

25нче апрель көнне 11.00 сәгатьтә Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә Бөтенроссия туган телләр форумы узачак. Форум кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиада һәм «Илһам»Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсына йомгак ясалачак.

Татар теле буенча VII Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы 22-25нче апрель көннәрендә Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International