22-26нчы апрель көннәрендә мәктәп укучылары математика һәм әйләнә-тирә дөнья буенча бөтенроссия тикшерү эшләрен язачак.
БТЭ 4 нче сыйныф укучылары өчен узачак. Мәктәпләр әлеге тикшерүне үткәрү вакытын үзләре сайлый ала, ә һәр мәктәп өчен тикшерү эшләренең вариантларын БТЭ комиссиясенең биремнәр банкы нигезендә автомат рәвештә сайлаячаклар. Әлеге технология быел беренче тапкыр БТЭ үткәргәндә кулланыла.
Математика һәм әйләнә-тирә дөнья буенча тикшерү эшләре 2019 елда штат режимында уза, аларда Россиянең барлык төбәкләреннән 38 меңгә якын мәктәп катнашачак.