“Яшь журналистлар акыллы һәм файдалы мәгълүмат киңлеге өчен" Бөтенроссия конкурсы башланды

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

«Яшь журналистлар лигасы» Гомумроссия балалар иҗтимагый оешмасы Президент грантлары фонды ярдәмендә «Яшь журналистлар акыллы һәм файдалы мәгълүмат киңлеге өчен» Бөтенроссия конкурсын үткәрә. Конкурс сайлап алуының максаты – “Артек” яшьләр үзәгендә 2019 елның тематик сменасына юллама белән бүләкләү өчен иң лаеклы катнашучыларны ачыклау.  Анда катнашырга 11-17 яшьлек укучылар: мәктәп матбугат үзәкләреннән, балалар массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләреннән, телестудияләреннән, иҗади берләшмәләрдән яшь журналистлар чакырыла. Шәхси һәм төркемле (3 кешегә кадәр) гаризалар кабул ителә. Сайлап алуда катнашу өчен 2018 елның декабреннән 2019 елның маена кадәрге чорда массакүләм мәгълүмат чараларында яисә балалар һәм яшьләр медиаларында басылып чыккан журналист материалларын тапшырырга кирәк. Конкурс эшләренең форматы һәм тематикасы конкурс турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән. Гаризалар 31нче майга кадәр конкурсның рәсми интернет сайтында кабул ителә http://ynpress-artek.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International