Казан шәһәренең Е. Г. Ласточкина исемендәге интернат-мәктәбендә “Радуга звука " республика конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде. Бу бәйге ишетү сәләте начар булган балалар өчен үткәрелә. Мондый чаралар кысаларында педагоглар һәм белгечләр дәүләт, җәмәгать оешмаларының игътибарын инвалидлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итәргә тырышалар.
Анда Татарстаннан 22 укучы һәм Башкортстаннан 2 бала катнашты. Барлык катнашучылар да үзләренең остазлары белән чакырылган иде. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.