Казан шәһәренең Е. Г. Ласточкина исемендәге интернат-мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Язгы игелек атнасы» республика акциясе кысаларында "Макдоналдс” компаниясе белән берлектә оештырылган хәйрия чарасы узды.
Концерт мәктәп укучылары тарафыннан оештырылды, «Рональд Макдональд йорты» белгечләре тарафыннан укучылар өчен адаптив физик культура буенча мастер-класс үткәрелде.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм "Макдоналдс – Татарстан” җитештерү буенча менеджеры Л. Закирова чыгыш ясады.